+7 (8555) 47-73-69
с 8:00 до 20:00 (мск)
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Государственное автономное учреждение культуры РТ
Нижнекамский государственный татарский драматический 
театримени Туфана Миннуллина
с 8:00 до 20:00 (мск)
+7 (8555) 47-73-69
01
03
04
05
06
02
+7 (8555) 47-73-69
График работы кассы: 
с 8:00 до 20:00 (мск)
Нижнекамск, ул. Кайманова, 9
Независимая оценка качеств
Оценка качества услуг учреждений культуры

Отзывы

  • Хазеев Ильяс, Кукмара
    13.10.2021
    Спасибо большое Нижнекамскому государственному татарскому драматическому театру имени Т.А.Миннуллина за спектакль "Кызлар кызык итәләр"! Әфәрин дип кенә әйтәсе килә, мо-лод-цы! Рәхмәт бик зур итеп, АО "Кукморский завод металлопосуды", за культурное мероприятие!
  • Галия Ибрагимова
    13.10.2021
    "Таң вакыты" - көчле постановка. Я алла, нинди көчле актер! Күпме карасаң да карап туярлык түгел!
  • Зульфия Фазлиева
    13.10.2021
    Спасибо актерам и режиссеру за такую сильную постановку "А зори здесь тихие...". Непередаваемые эмоции, остались под впечатлением. Лучше один раз увидеть, чем сто раз услышать! А если читал сначала книгу, то становится ещё интереснее посмотреть.
  • Васима Абдурахманова, Санкт-Петербург
    13.10.2021
    Хәерле кич, Алмаз! Кичә "Таң вакыты" спектакле белән "Золотая маска" фестивалендә зур имтихан тоттыгыз! Ераклардан сезнен өчен иң-иң изге теләкләремне теләп, үземчә, булдыра алганча көч бирдем, ярдәм итә алдым микән? Жюридагы корифейлар сезнең талантны ничек бәяләде? Ышанасы килә, "судьялар" гадел хөкем итте дип. Туачак яңа образлар уңышлы булсын, гаиләгезгә, театр труппасына сәламәтлек телим. Йөргән юлларыгызда фәрештәләр сезне сакласын! Эх, күрергә иде сезнең ул спектакльне!!!
  • Надежда Миннибаева
    13.10.2021
    Спасибо Алмазу Хусаинову за твою жизнь на сцене, за великолепную пластику и за эмоции, оставленные после просмотра!
  • Юлия Иванова
    13.10.2021
    Впервые была на спектакле в Татарской Драме. Попала на моноспектакль без слов. Но там было очень много слов! Татарских слов и татарской идентификации, и это было очень красиво! Спасибо актеру за его живую энергию, спасибо режиссёру и всем, кто работал над спектаклем! Это было очень атмосферно!
  • Гөлсинә Залалтдинова
    13.10.2021
    Бугенге спектакль минем эчке дөньямның астын-өскә китерде. Мондый халәт миндә бик сирәк була. Елга бер, кайвакыт берничә елга бер. Спектакль турында: С.Рәмиев "Таң вакыты" шигыре буенча куелган 1 сәгатьлек пластик куелыш. Режиссёр Туфан Имаметдинов. Аның зур режиссёрлык эше, философиясе, кулы монда бик сизелә. Бик көчле актер эше. Алмаз Хөсәеновкә сәхнәне бик әйбәт тоюы, рольгә баш-аяк белән чумуы өчен тагын бер аерым БРАВО!
  • Филиция
    13.10.2021
    Кичә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театында "Таң вакыты" спектаклен карадык. Йөз елдан артык элек яшәп иҗат иткән романтик рухлы татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең атаклы "Таң вакыты" шигыренә нигезләнеп куелган бердәнбер актёр тарафыннан башкарылган пластик спектакль. Аның барышында без әдипнең тулы тормыш юлын күрәбез: илдә яңа туып килгән революцион шартларда якты киләчәккә ышанып җиң сызганып эшкә керешүе, реакция елларында күргән түбәнсетүләрне кичерүе, төрмәдә утыру һәм туган җирдән куылуы, тормышның гомуми мәгънәсен эзләве - болар барысы да 50 минутлык сүзсез спектакльда чагылыш тапкан. Актёр Алмаз Хөсәенов романтик геройны бик уңышлы күрсәтә. Чын күңелдән революциядән соң булачак якты киләчәккә ышанган яшь шагыйрь образы, аның большевиклар тарафыннан һәр халыкка ант ителгән азатлык һәм тигезлек принцибының тормышка аша алмаганына борчылуы, шуңа үз тәненә һәм гакылына урын таба алмавы тән хәрәтләре һәм мимика белән ышанычлы тудырыла. Ахырда исә режиссер безнең алда түбәндәге сорауны куя: 19нчы гасыр ахыры - 20 гасыр башында барлыкка килгән җәдидчелек агымы татарлар өчен күпчелек рәвештә уңай процесс буларак тәэсир итсә, хәзерге вакытта барлыкка килгән "яңа агымнар" һәм барган "яңача укыту", телебезне һәм мәдәниятебезне кая алып барып җиткерер икән?.. Үз милләтеннән оялган, аны хөрмәт итмәгән, телен һәм тарихын белмәгән килеш "караңгы төндә" яшәүче кешеләр өчен Таң вакыты килерме икән? Аларны Кем яки Нәрсә уята алыр икән? @#$_&-+())/??????? Спектакльга кертелгән кыз образы да кызыклы. Аны, бер уйлаганда, Сәгыйть Рәмиевнең тормыш иптәше диеп уйласаң, икенче караганда, татарны "яңадан тудыручы" "Мәгърифәтле Ана" образы итеп тә кабул итәргә мөмкин. Әлеге "Мәгърифәтле Ана" кем икән соң ул? Гомумән, бүгенге шартларда ул бармы икән? Минемчә, мондый спектакльләрне хәзерге яшьләр алдында күрсәтү бик мөһим. Әлбәттә, алдан әдип иҗаты һәм тарих вакыйгалары белән таныштырганнан соң... Уйларга һәм уйланырга өйрәтү максатыннан булса да... Ә хәзерге вакытта кешенең андый тирән уйларга чумасы килми шул.
  • Эльвира Долотказина, г. Нижнекамск
    13.10.2021
    Постановка по повести Мустая Карима «Долгое- детство» поставил наш татарский драмтеатр. Философская вещь…. надо размышлять… после спектакля в душе остается чувство светлого, доброго вечного ……. Хочется ещё раз посмотреть этот спектакль….
  • Тарзимина Рәзилә, Түбән Кама шәһәре.
    13.10.2021
    Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры коллективына багышлыйм Театрга килдек бүген, Сагындык сезне бик тә. Күрешүләр күптән булды, Артыкка китте, күпкә. Инде менә ачылдыгыз, Озакка барса иде. Сезнең белән һәр очрашу Күңелдә калса иде. Шундый театр булганда, Горурбыз без, канатлы. Артистларыбыз искиткеч, Барысы да талантлы. Туфан абый фатыйхасын Үз кулы белән бирде. Театрның киләчәктә Чәчәк атасын белде. Дәртләндереп, уйландырып, Рәхәтләнеп уйнагыз. Тамашаларга килербез, Без дә кимен куймабыз! Шундый истәлекле көн бу, Матур котлыйсы килә. Сезне котлап шигырь язды Тарзимина Рәзилә.